Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсенән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 3 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, көчле җил 15-17 метрга кадәр, бозлавык, юлларда кар көртләре, төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Берәр нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч ярдәм хезмәтләренең бердәм чакыру номерларына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International