2022 елның 11 гыйнварында Яңа Әтнә мәдәният йортында «Әтнә сандугачы» җыр бәйгесенең икенче сайлап алу туры узды. 2 нче турда Әтнә районының 58 вокалисты күзара көч сынашты. Бәйгене оештыручылар – Әтнә мәдәният бүлеге һәм Әтнә районы мәдәният йорты. Бәйгенең 1 нче туры 2021 нче елның ноябрь аенда үткәрелде. Катнашучыларның яше: 5-50 яшь.
Конкурста катнашучыларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде. Аның составына ТР атказанган артисты Алсу Хәбибуллина, ТР атказанган артисты Нурзада Вәлиуллина, җырчы Руслан Галимуллин, Әтнә районы мәдәният йорты методисты Глюза Сираҗиева керде. Чыгышларны бәяләү 10 баллы система буенча түбәндәге критерийлар нигезендә билгеләнде:
- башкару осталыгы: тавыш башкару техникасы, тембрның матурлыгы һәм тавыш көче, музыкалылык, яшь үзенчәлегенә репертуарның туры килүе, ритм хисе, микрофон белән файдалана белү;
-артистизм: эмоциональлек, сәнгатьлелек, тамашачы белән аралашу, башкарылган әсәрне тәкъдим итә белү;
-гомуми сәнгать тәэсирләре: үзсүзлелек, костюм, реквизит.
Конкурста катнашучылар үз бурычларын бик яхшы үтәделәр. Тамашачылар җырның матурлыгын һәм чисталыгын, артистлыкны, костюмнар эстетикасын, башкару культурасын озак алкышларга күмделәр. Конкурс бер сулышта, җылы иҗади шартларда узды, киләсе номерны ишетәсе һәм күрәсе килде. Әлеге конкурс татар җыр культурасын үсеп килүче яшь буын арасында үстерүгә юнәлтелгән һәм ул татар мәдәнияте традицияләрен саклауга ярдәм итәргә тиеш. Бәйгедә аерым башкаручылар һәм вокаль ансамбльләр (дуэт, трио, квартет һ.б.) катнашты. Иң яхшы катнашучылар гыйнвар ахырында "Әтнә сандугачы" татар җырын башкаручылар конкурсының Гала-концертында чыгыш ясаячак, ул Әтнә татар дәүләт драма театрында Олы Әтнә авылында узачак
Биредә жюри нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм Гран-при иясе билгеләнәчәк.