1 январьдан 9 январьга кадәр Әтнә муниципаль районы территориясендә профилактика системасы органнарының махсус контроле астында булган гаиләләргә кышкы рейдлар уздырыла. Рейд төркеменә полиция, авыл җирлеге вәкилләре, "Изгелек" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү белгечләре керә. Рейдларның максаты - Яңа ел каникуллары вакытында гаиләләрдәге социаль хәлне күзәтү, янгын куркынычсызлыгы техникасы турында әңгәмәләр алып бару, балаларның зыян күрү очракларын булдырмау.