Хөрмәтле гражданнар!
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсенән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде:
2021 елның 25 декабрендә көндез, 26 декабрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Шулай ук 500 метрга һәм аннан да кимрәк күз күрүе начараю, буран, көчле кар, юлларда кар көртләре көтелә.
Берәр нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч ярдәм хезмәтләренең бердәм чакыру номерларына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.