Әтнә муниципаль районы укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 15 декабрь аенда «Ашыт» мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVI Спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышта барлыгы 12 мәктәп һәм техникум командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11-еллык мәктәпләр һәм техникум арасында 1 урынны Әтнә мәктәбе, 2 урынны Комыргуҗа мәктәбе, 3 урынны техникум командасы яулады, 9-еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Түбән Көек, 2 урынны – Күлле-Киме, 3 урынны Олы Мәңгәр мәктәпләре алдылар. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота, медальләр белән, 1 урын алган командалар Кубок белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International