“Киләчәккә йөз тотып”

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында

Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары

арасында “Киләчәккә йөз тотып” әдәби-тарихи республика бәйгесе узды.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының “Без -Тукай

оныклары” командасы бәйгедә бик уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынга лаек

булды. Укучылар Әскәров Азат, Мәхөмәтшин Айнур, Сабирҗанов Фәнил зур

тырышлык белән әзерләнделәр, җитәкчеләре Насирова Зөлфидә Шәйдулла

кызы, Шакиров Гәбделәхәт Мулләхмәт улы да конкурска әзерлек вакытында

күп көч куйдылар. Аларны җиңүләре белән тәбрик итәбез, алдагы бәйгеләрдә

дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International