Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Әтнә районында искә алу кичәсе узды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

6 декабрь көнне якташыбыз, татар халык язучысы Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Әтнә районында  әдипнең иҗатын популярлаштыру
максатыннан искә алу кичәсе узды. Бәйрәмгә язучылар берлегеннән танылган шагыйрьләребез Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратов, Данил Салихов һәм Гөлүсә Батталова кайтты. Иң элек кунакларыбыз Күлле-Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеенда яңа бүлмәләрдә яңа экспозицияләр белән таныштылар. Ә аннан соң бәйрәмнең төп өлеше - Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында әдипне искә алу кичәсе белән дәвам итте. Кайткан кунакларыбыз Сибгат ага Хәким турындагы җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Концерт программасы җырлар, биюләр һәм "Сибгат чишмәсе" районкүләм шигырь укучылар бәйгесендә җиңгән катнашучылар чыгышы белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International