Баларлар бакчаларында милли тәрбия бирүгә игътибар һәрвакыт зур булды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган ягыбыз тарихын өйрәнәбез.

2021 елның 3 декабре, җомга

Күэм балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының милли

мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту ысуллары һәм алымнары” дигән

темага чара узды. Чараның программасын халкыбызның гореф-гадәтләрен

өйрәтүгә, милли патриотик тәрбия бирүгә багышладык. Өч яшьлек

кечкенәләр төркеме балалары безгә күзикмәк пешереп күрсәттеләр, зурлар

төркеме икмәк кадере турында чара уздырды. “Хәтерләүдән курыкма,

үткәнеңне онытма!” дигән күргәзмә өчен без әти-әниләргә зур рәхмәтле,

һәрвакыт безгә теләктәшлек белдереп, безгә ярдәм итеп торулары өчен олы

хөрмәтебезне белдерәбез. Зурлар төркеме балалары белән әзерләнгән “Татар

ишегалды. Татар утарында һөнәрчелек” дигән чара борын-борын,

интернетсыз заманнарда балалар ни белән шөгыльләнгәне турында сөйли.

Татар халкының “Каз өмәсе” йоласы милләтебезнең онытылып барган

җырлы-биюле уеннарын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International