1 декабрь көнне, РФ Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы инвалидлар декадасы уңаеннан Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Ахмадулинннар гаиләсендә булды,аларга азык-төлек җыелмасы тапшырды. Наҗия һәм Илфар Ахмадуллиннар авылда зур хөрмәткә ия булган гаиләләрнен берсе. Ахмадуллиннар депутатка,узләренең сорауларын бирделәр һәм очрашу өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.