Ноябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны искә алалар. Шул уңайдан 26 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ачык тәрбия сәгате узды. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкологик авырулардан үлүчеләр белән беррәттән юл-транспорт һәлакәте корбаннары артканнан арта. Бигрәк тә 15-25 яшьтә булган егет-кызларның үлеме аяныч. Шуңа күрә юлларда сак булырга, транспорт белән идарә иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәде тәрбия сәгатен әзерләгән 312 төркем укучылары.