Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру-әти-әниләрнең,балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.Мәктәпкә хәзерлек 1төркемендә «Хәзинә эзләп сәяхәткә»дигән квест-уен үткәрелде. Мондый уен эшчәнлеген оештыруның үзенчәлеге шунда ки, бер биремне үтәп ,балалар киләсе биремне үтәү өчен ярдәм сүз алалар.Уен вакытында балалар Пират белән төрле биремнәр үтәделәр: юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр; “Ярый яки ярамый”, “Бу нинди билге”,“Кызыл, сары, яшел”уеннарында юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.«Жезлны тапшыр»дигән кызыклы уен уйнадылар.Квест-уен ахырында балалар хәзинә - фликерлар таптылар.Ә төп хәзинә - ул безнең тормышыбыз һәм сәламәтлегебез, аны сакларга кирәк,ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү безгә бу эштә ярдәм итәчәк.