Районыбызга “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррир
урынбасары Рәшит Минһаҗ кайтып мәктәпләребезнең эшчәнлеге белән танышты. Ул Олы
Әтнә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Әкият иле” курчак театры эшчәнлеген карап үтте.
Шулай ук Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Садриева Алия
Габдулла кызының фильмнар, видеоклиплар төшерү буенча дәрестән тыш эшчәнлеге,
Сөнгатова Гөлнара Зөлкар кызы җитәкчелегендәге Самат Шакир музее эшчәнлеге белән
кызыксынды. Күлле-Киме төп мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музее җитәкчесе
Хәкимуллина Гөлсинә Габделхак кызы да музейның эшчәнлеге, тарихы белән
таныштырды.