Әтнә районы Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбендә 15 ноябрь -19 ноябрь
көннәрендә Юл –транспорт хәлакәте корбаннарын искә алу көне акциясе узды.
Мәктәбебезнең ЮИД отряды укучылары тарафыннан «Юлларда сак булыгыз!»
исемле тәрбия чаралары узды, сыйныф җитәкчеләре 1-9 нчы сыйныф укучылары
белән өстәмә инструктажлар уздырдылар. Барлык уздырыдылган чараларның төп
максаты укучыларга юлларда сак булуны искә төшерү һәм кисәтү иде. Укучылар
белән видеопрезентацияләр каралды,рәсем бәйгеләре уздырылды, әңгәмәләр
үткәрелде.