1 нче ноябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр “Бозда һәм суда сак булам” республика
конкурсының муниципаль туры булып узды. Районыбыз мәктәпләре, балалар бакчалары,
мәктәптән тыш эшләр үзәге конкурста бик теләп һәм актив катнаштылар. Барлыгы 45
рәсем һәм 1 видеоролик килде. 12 балалар бакчасыннан 25 баладан, 8 мәктәптән 20
укучыдан рәсемнәр һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән 1 видеоролик кабул ителде.
Республика этабына районнан 2 рәсем җибәрелде.