Ягу сезоны башлану белән торак йортларда янгын куркынычы арта. Янгынны кисәтү максатыннан, "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның өйләренә рейдлар оештырдылар. Белгечләр, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында әңгәмә үткәрәләр, янгын чыккан очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр өләшәләр.