2021 елның 9 ноябрендә, Европа сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән куллану белемнәре нигезләре буенча онлайн-класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш, аның барышында балалар «сыйфат көне» барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын яклау турында дөрес куллану кагыйдәләре һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде, кирәк булса, кая мөрәҗәгать итәргә була.
Икенче өлештә – практик өлештә сорау-җавап формасында зур булмаган уен үткәрелде. Укучылар, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәнис Хәкимҗанов, иң актив катнаштылар. Сәүдә һәм эшләр башкаруга кагылышлы сораулар бирделәр. Шулай ук укучыларны таләпләр кую сроклары, товарны дистанцион сату ысулы кызыксындырды һәм аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Үткәрелгән дәрестән барысы да канәгать калды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы