Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары ярминкәсе уздырылды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

2021 елның 22 октяберенда Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү узәгендэ  эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкә барышында үзәк белгечләре эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Ярминкәдә  2 оешма катнашты: ООО «Мирас+», ГАПОУ «Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы». Биредәге оешмалар тубәндәге вакансиялар тәкъдим итте: җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, технолог, тэрбияче. Ярминкә нәтиҗәләре буенча  мөрәҗәгать итүчегә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International