14-17 октябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә волейбол буенча 2007-2008 нче елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышы узды. Ярышта 15 команда катнашты. Әтнә районы командасы ярышта IV урынга лаек булды. Тренер Әхмәтов Надил Наил улы. Афәрин! Кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!