Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы хезмәткәрләре күзәтчелек ведомствосы бинасы янындагы территориядә ылыслы агачлар үсентеләре утырттылар.
Бу экологик акция Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулуга багышланган. Агач утырту ведомство хезмәткәрләре өчен традициягә әвереләчәк. Бу файдалы һәм яхшы эш,өч гасыр дәвамында законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүче хокук саклаучылар буынының дәвамчанлыгы символы.