25 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында мәгариф оешмаларының
традицион республика ярминкәсе узды.
Районыбыз мәктәпләре республиканың мәгариф учреждениеләре
катнашында үткәрелүче көзге ярминкәдә ел саен актив катнаша. Алар быел
да, мәктәпләрнең бакчаларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе,
шулай ук техник һәм декоратив-гамәли иҗат буенча төрле эшләнмәләр һәм
кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр.