Хәзер барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елына әзерлек бара

2021 елның 13 августы, җомга

1 сентябрь – Белем көненә дә күп калмый. Хәзер барлык мәктәпләрдә

дә яңа уку елына әзерлек бара. Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә

килеп туган авырлыкларга карамыйча, барлык белем бирү учреждениеләре дә

яңа уку елына әзерләнә.

Бу көннәрдә мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләрдән

торган муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа

уку елына әзерлеген тикшерде.

1 сентябрьдә балаларның мәктәпкә баруы өчен шартлар тудырыла.

Чираттагы уку елы имин һәм уңышлы үтсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International