Бүген Олы Әтнәнең "Туган ягым" паркында театрыбыз "Җәйге кичләр" дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итте. Көннең салкынча булуына да карамастан, кәеф күтәренке, хисләр җылы иде! Җыр, бию, шаян сүз, кызыклы уеннар бәйрәмгә килгән һәркемгә ошагандыр дип уйлыйбыз!