Җәй – мәктәп укучыларының иң яраткан мизгеле. Аларның яңа уку елына
әзерлеге ничек ял итүләренә турыдан – туры бәйле. Бүген, 5 август көнне
районның барлык мәктәпләреннән 33 укучы Лаеш районында урнашкан “Санта”
лагерына ял итү максатыннан юлга кузгалды. Укучылар лагерда 18 көн
дәвамында ял итәчәкләр. Ял итү программасы чараларга бай итеп төзелгән.
Укучылар киләсе уку елына яңа көчләр туплап, яңа дуслар белән танышып
күңелле ял итерләр дип теләп калабыз.