Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 9 июле, җомга

Хөрмәтле гражданнар!

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсенән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде:

2021 елның 10 июлендә көндез һәм кич белән (07.00-22.00) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, кыска вакытлы 15-20 м/с урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

  Берәр нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч ярдәм хезмәтләренең бердәм чакыру номерларына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International