Түләүсез юридик ярдәм

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 15 июлендә 10: 00 сәгатьтә Әтнә муниципаль районы халкына видеоконференцэлемтә режимында, Әтнә муниципаль районы хакимиятенең актлар залында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның 12 июленә кадәр Татарстан Республикасы Әтнә район башкарма комитетына 2-10-16 телефоны буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына сораулар җибәрү һәм язылу өчен мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International