2021 елның 25 июнендә «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» да балигъ булмаган гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкә барышында белгечләр хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Җәйге каникуллар вакытында яшьләр практикасына эшкә урнашуда вакансияләр, эшкә урнашу өчен кирәкле һөнәрләр буенча түләүсез һөнәри белем бирүне тәкъдим иттеләр. Балигъ булмаган гражданнарга Әтнә район мәдәният йорты, Зур Әтнә балалар бакчасы, вакансияләр, төрле эш урыннары бирелде.