Яшьләр көне уңаеннан искиткеч чара үтте

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

25 июнь көнне Яшьләр көне уңаеннан искиткеч чара үтте. Иртәнге сәг 9.00 дән велосипед белән сәяхәт итү булды. Бу сәяхәтчеләр Бәрәскә авылының иң борынгы мәчетенә юл тоттылар. Сәг 16.00 дә спорт сөюче егетләребез арасында волейбол ярышы үтте. Ә инде 20.30 да "Туган як" паркында "Казан егетләре" төркеменнән иң матур концерт программасы үтте. Тамашачы да яратты, үз итте, кушылып җырлады, биеде. Парк тирәли сикерү өчен батут, попкорн һәм баллы мамык та оештырылды. Яшьләр көне яшьләр өчен дә, балалар һәм өлкәннәр өчен дә бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International