Социологик тикшеренүләр үткәрү турында
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 21 июненнән 4 июленә кадәрге чорда «Террорчылык актын үткәрү ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә.
Муниципаль берәмлекләр киселешендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы өчен материаллар әзерләгәндә кулланылачак.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, тиешле рубрикада «халык һәм бизнес вәкилләренең сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән башкарыла.
Мәгълүмат алу һәм район буенча мәгълүматларны анализлау зарурлыгына бәйле рәвештә, сезнең муниципаль берәмлек гражданнарының сораштыруда катнашуы мәҗбүри булып тора, дип игътибар итәбез.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге белән элемтәгә керү өчен җаваплы затлар: әйдәп баручы киңәшче Гәрәева Ольга Борисовна, әйдәп баручы киңәшче Шакирова Алинә Әнәс кызы, 2 нче категорияле белгеч Емельянова Ангелина Олеговна, тел.292-08-87.