Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән бергә «Тукай» ҖЧҖ, «АРЫШ» АХПКның сугым цехында, Мирас+ кондитер цехында һәм «Таң " хуҗалыгында булдылар»
Эшлекле сәфәр барышында Мидхәт Рәфкать улы районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм Башкарма комитетның структур бүлек җитәкчеләре катнашты.
Очрашу барышында эшкуарлыкка ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалы кредит бирү буенча гамәлдәге программалар турында хәбәр ителде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар