8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә.

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бу һөнәри бәйрәм Россия президентының 2000 елның 27 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган. Әтнә муниципаль районының социаль яклау системасында 37 дән артык белгеч хезмәт куя, алар тарафыннан төрле ярдәм  күрсәтелә. 33 хезмәткәр «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшли. Үзәктә карамакта торучы 177 гражданга социаль хезмәткәрләр  төрле төрдәге социаль хезмәтләр күрсәтә. Бу барыннан да элек, өлкән кешеләр, инвалидлар, хезмәт ветераннары, ялгыз пенсионерлар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр. «Изгелек» үзәге хезмәткәрләре бер команда булып торалар, аларның һәрберсе үз эшләренә зур җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек белән карый. Бу тармакта бары тик профессионаллар гына эшли, алар үзләренең мөһим эшенә һәм югары миссиясенә бирелгән.

Бу бәйрәм көнендә барлык социаль  хезмәткәрләргә һәм ветераннарга бәхет, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телибез! Тормышыгыз сезгә шатлык, ә эшегез – канәгатьлек китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International