"Туган як" паркында балаларны яклау көне уңаеннан бик матур чара булды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне "Туган як" паркында балаларны яклау көне уңаеннан бик матур чара булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр. Бүгенге бәйрәмдә балалар самолет очырдылар, рәсем ясадылар, кул эшләрен эшләп бүләкләр алып кайттылар. Ә сәхнәдә үткән ачык микрофонда барлык балалар да шигырь сөйләде,  җырлады, биеде. Ә иң күңеллесе, һәр балага да "Мин бәхетле бала" медале бүләк ителде. Балаларны котларга кунакларыбыз да килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International