27 май көнне безнең районга КФУ Филология һәм Мәдәниятара элемтә институтының филология факультеты студентлары һәм аларның укытучылары кайтты. Студентлар энциклопедиясе татар халкының матди булмаган культурасы турында мәгълүмат туплауга багышланган иде. Кунаклар Түбән Бәрәскә авылындагы Беренче Собор таш мәчетендә булдылар. Олы Әтнә авылындагы Даутов йортында, Әтнә районы музей экспозицияләрен, Комыргуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗәни музеенда экскурсия ясадылар. Күәм мәдәният нда очрашып, фикерләр алышкач, Калатауга юл алдылар. Очрашу уңышлы үтте, кунаклар канәгать калдылар