2021 елның 20 маенда Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү узәгендэ эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкә барышында үзәк белгечләре эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Ярминкәдә 3 оешма катнашты: ООО «Мирас+», МБУ «Әтнә район мәдәният йорты», СХПК «Кушар». Биредәге оешмалар тубәндәге вакансиялар тәкъдим итте: җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, технолог, склад мөдире, РФ Сәүдә вәкиле, пешекче, режиссер, хормейстер, төрле эшче. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 2 мөрәҗәгать итүчегә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә юллама бирелде.