Хәзерге вакытта 8 кешенең (7 бала, 1 укытучы) һәлак булуы мәгълүм. 21 кеше зарар күргән (18 бала, 3 өлкән кеше).
-Республиканың барлык уку учреждениеләре, Президент кушуы буенча, тикшереләчәк. Куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. Иртәгә, 12 майда Казан мәктәпләре эшләмәячәк.
12 май республикада матәм көне дип игълан ителде
- Татарстан территориясендә барлык корал хуҗаларын комплекслы тикшерү үткәрергә йөкләмә бирелде