1 май көнне районыбызның иң талантлы "Әтнә егетләре" гармунчылар триосы Зәй шәһәрендә узган, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган төбәкара "Уйнагыз, гармуннар! Играй,гармонь" фестивалендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат булдылар. Оештыручыларны да, тамашачыларны да таң калдырып кайтты алар. Афәрин егетләр! Алда да зур үрләр яуларга насыйп булсын