Республикакүләм “Аҗаган” хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды.

2021 елның 16 апреле, җомга
15 нче апрель көнне “Ашыт” спорт комплексы бинасында республикакүләм
“Аҗаган” хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Уенның төп
максаты булып яшүсмерләрнең хәрби әзерлекләрен тикшерү тора. Ярыш
нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Олы Әтнә урта мәктәбе командасы, 2 нче
урынга Күңгәр урта мәктәбе лаек булдылар. Ә 3 нче урынны үзара Күәм урта
һәм Олы Мәңгәр төп мәктәпләре командалары бүлештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International