24-25 нче мартта хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында эшне оештыру торышын өйрәнү утте. Эшче төркем әгъзалары тарафыннан аның аерым юнәлешләре буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектларының эш торышы, шул исәптән «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору»дәүләт программасын үтәү өйрәнелде. Эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов рәислегендә , район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, район прокуроры урынбасары Марат Ислам улы Газизов катнашында, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, районның авыл җирлекләре башлыкларын чакырып, киңәшмә уздырылды, аның барышында эшнең башлангыч нәтиҗәләре турында фикер алышынды, җитешсезлекләр билгеләп үтелде һәм аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде