22 март көнне Яңа Шаши авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыен авыл мәдәният йортында узды. Халык белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, «таң» АХҖК рәисе Сибагатуллин Алмаз, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Илнар Гарипов, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.