Вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча

2021 елның 23 марты, сишәмбе

 

2021 елның 22 мартында «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» да вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Чарада «Мирас»ҖЧҖ, «Авыл хуҗалыгы техникумы " «Арыш» ҖЧҖ катнашты.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: икмәк пешерүче, производство һәм хезмәт биналарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, технолог, склад мөдире, пешекче, төрле эшче, суючы, лаборант, инженер-программист.

Ярминкәгә килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, шулай ук хезмәт законнары, эш белән тәэмин итү турындагы законнар буенча мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультацияләр алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International