18 мартта «Ашыт» спорт комплексында 2005-2006 елгы егетләр җыелма командалары арасында Әтнә районының ачык беренчелеге булып узды.
Уеннар волейболның рәсми кагыйдәләре буенча узды, шуңа күрә егетләр ярышларга бөтен җаваплылык белән карадылар. Шуңа курә алмашка уенчылар белән килгәннәр иде. Уеннар барышында спортчылар уен кагыйдәләрен яхшы белүләрен, техник тәнәфесне алу яки алыштыру өчен мөстәкыйль карарлар кабул итә белүләрен күрсәттеләр. Балалар үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр: бер-берсенә ярдәм итү,коллектив карарлар кабул итә белү.
Ярышлар яхшы эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Биредә җиңү бәхетен дә, җиңелү ачысын да күрергә мөмкин иде. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Буа районы командасы
2 урын-Әтнә районы командасы
3 урын-Йошкар-Ола командасы
4 урын-Алексеевск районы командасы
Командаларга рәхмәтебезне белдерәбез !