2021 елның 18 нче мартында Биектау районының Шәпше авылында эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык-2021» XXI ачык республика телевизион яшьләр фестивале булып узды. "Ал чәчәк" бию коллективы (җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы),«Конфетки» вокаль ансамбле (җитәкчесе Зәйнуллина Альбина Фирдинат кызы) 1 нче урынны яуладылар.
«Конферанс» номинациясендә Шәрәфиев Раяз – Яруллин Данис - 1 урынга лаек булды, Нигъмәтҗанов Әнвәр – Галәвиева Алия 2 урын яулады җитәкчесе Сафиуллина Финя Рәис кызы, Һидиятуллин Айзат 3 урынга лаек булды җитәкчесе Хидиятуллина Лилия Зөфәр кызы. Котлыйбыз!!!Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!Афәрин!!!