Инде 3 ел дәвамында «Ашыт» мәдәни-спорт комплексында каратэ буенча тренировкалар бара. Аларны уздыручы-Саргсян Геворг Кароевич –каратэ буенча бишенче дәрәҗә кара пояс иясе,Татарстан Республикасының Каратэ Федерациясе Президенты.
14 март көнне Әтнә муниципаль районының традицион Каратэ буенча икенче беренчелеге булып узды. Турнирда Әтнә һәм Арча районнарының яшь каратэчылары катнашты. Шулай ук безнең спортчылар белән көрәшергә Түбән Новгород һәм Мәскәүдән дә каратистлар килгән иде.