15 март көнне Олы Мәңгәр мәдәният йортында 5-6 яшьлек бакча балалары арасында оештырылган "Татар малае. Татар кызчыгы-2021" бәйгесенең район туры үтте. 9 кыз һәм 7 малай көч сынашты әлеге бәйгедә. Барысы да бик талантлы, тырышлар. Һәрбер катнашучы үзенчәлек, яңалык алып килгән. Нәтиҗәдә, "Татар малае 2021" - Олы Әтнә балалар бакчасыннан Аширов Артур Ринат улы, "Татар кызы-2021" - Күңгәр балалар бакчасыннан
Галиева Мэдинэ Ирек кызы лаек булдылар. Барлык балаларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.