27 февраль көнне әтнәлеләр «Татарстан чаңгы юллары-2021»стартына чыкты.

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

27 февраль көнне әтнәлеләр «Татарстан чаңгы юллары-2021»стартына чыкты. Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен тантаналы ачыш узды. Ярыш призерлары истәлекле грамоталар ,медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.

Шулай ук шуып арып-талып килгән чаңгычыларны һәм җанатарларны җылы чәй һәм тәмле уыймак белән сыйладылар.

"Россия чаңгы юллары” күп еллар дәвамында катнашучылар саны ягыннан һәм географик колачлау буенча дөньядагы  иң масштаблы кышкы спорт чарасы булып тора һәм “Демография”  милли проектының  “Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International