Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарыннан 83 коллективтан 102 кеше актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар алачак.
Үзешчән коллективларга остазлык дәресләрен Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре - Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, танылган хореограф Нурбәк Батулла, композитор Марат Әхмәтшин, театр рәссамы Илшат Вилданов, ут буенча рәссам Илшат Сәяхов, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев бирәчәк.