23 февраль көнне Ашыт спорт комплексында мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән "Ил терәге - ир егетләр" дип исемләнгән гаиләләр эстафетасы үтте. Районыбызның иң уңган - булган гаиләләре көч сынашты. Алар: Т. Көек авылыннан Гайнуллиннар, О. Мәңгәр авылыннан Филатовлар, Ташчишмә авылыннан Аскаровлар гаиләсе. Җиңүче булып Гайнуллиннар гаиләсе билгеләнде. Барлык гаиләләргә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз💐👍🏻