ЕГЕРМЕ МЕҢНЕҢ БЕРСЕ

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

“Волонтер” сүзенең инглиз теленнән тәрҗемәсе – үз теләге белән ярдәм итүче. Фәрдия дә шул рәвешле дөньякүләм чараны уздыруга үз өлешен кертергә җыена. Ул җи­ңел атлетика секциясендә эшләячәк.

– Узган елны  “Авыл яшь­ләре җыены” үтте, ан­­да Казанда узачак Универсиаданың баш­­карма дирекциясе вә­килләре дә катнаштылар. Җы­еннан өйгә кайтуга, алар әйткән адрес буенча, волонтер булырга теләк белдереп онлайн- гариза яздым, – диде ул.

Башлангыч әнә шул вакыттан юл ала. Бу сүз колакка ят яңгыраса да, чит илләрдә бер генә чара да волонтер ярдәменнән башка узмый. Әлбәттә, инглиз телен белә – онлайн ре­жимда җибәрел­гән тест­ларның барысын да, ә февраль аенда рекрутинг үзәген­дә әңгәмә узган. Шул вакытта ук аның волонтер булып сайлану мөмкинлеген сиздерәләр,  март аенда телефоннан шалтыратып, раслыйлар. Ә бит волонтерлыкка сайлауда да конкурс зур – нәкъ уку йортына кергәндәге кебек.

– Универсиадада волонтер булып эшләргә теләүчеләр саны үзебезнең Татарстаннан гына да 60 меңнән артык иде, Әле бит чит төбәк­ләр­дән килүчеләр бар. Барлыгы 20 мең волонтер сайлап алдылар. Арада мин дә бар, – дип елмая.

Ап­рель урталары уз­гач, Фәрдия аккредитация узып, махсус униформа алачак. Аннан соң махсус өйрәнүләр – тренинглар башлана.

– Волонтер  булуның өстенлекләре дә күп, – ди ул. – Ярышларны турыдан-туры карау, инглиз телен шомарту, кем беләндер дуслашу һәм, әлбәттә, файдалы очрашуларда катнашу мөм­кинлеге.

Фәрдия инде эш мәсьәләсен дә хәл итеп куйган, отпускасы шул вакытка туры килә. Казанда ул 30 июньнән 18 июльгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International