16 февраль көнне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә мәдәният йорты һәм мәдәният бүлеге тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы булды. Кичә бер сулышта барды. Концерт матур, ягымлы сүзләр, төрле милләт биюләре, төрле халык телендәге шигырьләр, күп төрле җырлар белән үрелеп барды. Тамашачы да тын да алмый яратып карады.