Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында “Матди-техник базаның заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү”

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе
4 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы
техникумында “Матди-техник базаның заманча таләпләргә туры килүен
тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме
күрсәтү” программасының үтәлешен анализлау максатыннан эшлекле
киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министырлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка
ашыру бүлеге җитәкчесе Алексеева Т.Г., урта һөнәри белем бирүне үстерү
бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гарипова Э.Ф. алып бардылар.
Киңәшмә вакытында проектны тормышка ашыру эшчәнлеген
регламентлаштыручы документларга, инфраструктурага анализ ясалды,
остаханәләр өчен планлаштырылган кабинетлар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International