“2012 елның иң яхшы сөт хуҗалыгы”

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
“Danone-Юнимилк” компанияләре төркеме җитәкчеләре Татарстан чималчылары белән очрашты.

 

 “Danone-Юнимилк-Волга” вәкиллегенең җәмәгатьчелек белән элемтә директоры Мария Жарковадан алган мәгълүматларга караганда, Казанның “Эдельвейс М” комбинатында узган очрашуның максаты – 2012 ел хезмәттәшлеге нәтиҗәләрен чыгару була. “Волга” вәкиллегенең идарәче директоры Стефан Кустэ, ТР авыл хуҗалыгы министры урын­басары Нәҗип Хаҗипов белән очрашуда чимал тапшыручы эре хуҗалыкларның җитәкчеләре катнаша.

 Башта хуҗалык  җитәкчеләре өчен үзенчәлекле “күрсәтмә чыгыш” оештырыла – чималга тулы анализ ясау тәртибе күрсәтелә. Сөтнең тыгызлыгы, майлылыгы, аксымын билгеләүдән алып, катлаулы микробиологик тикшерүләргә кадәр уздырыла. “Danone-Юнимилк” вәкилләре компаниянең чимал сыйфатына басым ясавын һәм Татарстанда бу эшнең сизелерлек дәрәҗәдә уңышлы баруын билгелиләр. Әйтик, узган елны заводка нибары 5 % – II, 70 %ка якын сөт югары сортлы итеп сатыла. Стефан Кустэ компания һәм чимал тапшыручы хуҗалыклар алдында ел ахырына кадәр II сорт сөттән тулысынча котылу максаты торуын белдерә.

 Соңыннан “2012 елның иң яхшы сөт хуҗалыгы” конкурсы лауреатларын бүләклиләр. Безнең “Тукай” ҖЧҖ – “Ышанычлы партнерлык өчен” призына, ә “Ташчишмә” ҖАХК “Самый динамичный поставщик” титулына лаек була.  Ә инде “Danone-Юнимилк”ның төп призы – махсус кубокны һәм “Елның иң яхшы сөт хуҗалыгы” титулын “Ленин исемендәге нәсел заводы” ҖАХК ала. Биредә стабиль рәвештә сөтнең сыйфаты яхшы. Беренче тапкыр әлеге кубокта хуҗалыкның һәр терлекчесе үз исемен таба ала. Эшкәртүчеләр предприятиенең уртак уңышына һәркемнең керткән өлешен билгеләргә уйлаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International